Балалар өчен Сабантуй
Татар милли бәйрәме “Сабантуй” «Химик» ТИҮ территориясендә төрле яшьтәге балаларны: «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 3 нче мәктәпнең хезмәт һәм ял лагерына йөрүчеләр һәм йорт яны территорияләре балаларын җыйды.
Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге А. Ахунов исемендәге Халык театрының анимация программасы беркемне дә битараф калдырмады, кече яшьтән алып олыга кадәр - бар кешене биетте. 7нче бакча тәрбиячеләре Гөлгенә Ганиева һәм Светлана Поспелова әзерләгән уен программасы бәйрәмгә милли төсмер бирде. Балалар капчык киеп, көянтә белән йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, ат чабышлары ярышларда бик теләп катнаштылар. Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова Сабантуй турында табышмаклар тәкъдим итте, балаларга бик ошаган “Бүләк кисү” уенын оештырды. Бәйрәмнең спонсорлары депутатлар: Ильяс Вәлиев, Рәйхан Сабирҗанов, Алмаз Исхаков ярдәме белән бирегә килүчеләрнең берсе дә бүләксез китмәде. Сабантуйны оештыручы, «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Әлфия Талыпова меценат-депутатларга рәхмәт белдерде, балаларга яхшы ял, каникулларның хәвефсез узуын теләде.