Буыннар чылбыры өзелмәсен
Менделеевск шәһәренең Татар Конгрессы бүлекчәсе, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты, район Мәгариф бүлеге, Татар китапханәсе берлектә “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дигән кичә үткәрделәр. Чара, шәһәр балалар бакчалары арасында "Буыннар бәйләнеше" I региональ конкурс нәтиҗәләре буенча узды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иҗат коллективлары татар халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. 7 нче балалар бакчасы “Аулак өй” (җаваплы: Нуриева В.Р), 10 нчы бакча–“Бирнә сандыгы” (җаваплы: Гыйләҗева Г.Ф.), 8 нче бакча– “Бәби ашы” (җаваплы: Габдрахманова Р.М. ), 6 нчы бакча–“Каз өмәсе”н (җаваплы: Габдрахманова Г.С.) сәхнәләштерде. 1нче мәктәп “Исем кушу” йоласын күрсәтте. Катнашучыларга Татар конгрессы исеменнән Дипломнар һәм күчтәнәч-бүләкләр тапшырылды.
Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Габдрахманова Ф.И., “Таң” мәчетенең имам-хатибы Ирек хәзрәт, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәлимуллина А.Х., 8 нче балалар бакчасы мөдире Мөхәммәдиева Л.К. фикерләрен, үгет-нәсыйхәтләрен белдерделәр, катнашучыларга, оештыруларга рәхмәтләрен җиткерделәр.