Татарская библиотека - филиал № 19

Күпме могҗизалы ачышлар бар!

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр Россиякүләм “Библиотөн – 2021” акциясенә кушылдылар.

Китапханәче Гөлназ Хафизова катнашучыларга акциянең максатынаңлатты, бөек ачышларның тормышыбыздагы роле турында сөйләде. XX гасырның иң бөек ачышы – галәмне үзләштерү турында әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар үзләренең фикерләре, истәлекләре белән бүлештеләр, газета-журнал мәкаләләре белән таныштылар. Хәзерге заманда космик мөмкинлекләр турында видеоязмаларны кызыксынып карадылар.