Татарская библиотека - филиал № 19

Балачакта ачылган сәхифәләр

24 март көнне Татар китапханәсендә 2 нче “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары кунак булдылар.

Балалар кызыксынып күргәзмәләрне карап, китап-журналларны актарып китапханә белән таныштылар. Уку залында, “Китап” белән дуслашып, әйтемнәр тыңладылар, китапханәгә язылу кагыйдәләрен белделәр, әкият геройлары турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, мультфильм карадылар.Балалар, китапханәне бик ошатып, тагын килергә сүз куеп киттеләр.