Татарская библиотека - филиал № 19

Халкыбызның күңел бизәкләре

Татар китапханәсендә җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары  оешмасына йөрүчеләр җыелды. Алар гарәп теле графикасын өйрәнеп, уку-язу күнекмәләре алалар. Боларга өстәп, кул эшләре белән дә шөгыльләнеп, намазлык чигәргә алындылар. Бергә-бергә укуы да, эшләве дә күңелле. Халкыбызның күңел бизәкләрен барлау, югалтмау, яшь буынга җиткерү бик мөһим!