Халыклар дуслыгы белән көчле без
Татар китапханәсе 7 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән берлектә дуслык сәгате үткәрделәр.
Укучылар, сыйныф җитәкчесе Г.Ф. Әминева җитәкчелендә, татар, рус, мари, удмурт, башкорт милләтләренең уен-йола, милли киемнәре-ризыклары турында эзләнеп, проект әзерләгәннәр. Алар шул турыда сөйләп таныштырдылар. Китапханәче Г.Р. Хафизова балаларга Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында китаплар, журналлар тәкъдим итте, “Түбәтәй” уенын уйнатты. Укучылар татар халык уены белән якыннан танышып, үзләренең төрле һөнәрләрен дә күрсәттеләр.
#народнаякультурадляшкольников #фолкурок #этноперемена #народноетворчестводлявсех #татфолк2021.