И хатын-кыз, гүзәл зат
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әдәби-музыкаль кичәгә җыелдылар.
Китапханәче Гөлназ Хафизова гүзәл ханымнарга багышлап котлау сүзләрен җиткерде, изге теләкләрен юллады. Гөлсем Фардеева үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды. Земфира Шакирова, Фаилә Ахунҗанова, Анна Фәрхетдинова башкаруында җырлар катнашучылар күңеленә бик тә хуш килде. “Ядкарь”леләр хатын-кыз исемнәре белән аталган китаплар, җырларны искә төшерделәр, шаян табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Кичә җыр-бию, уен-көлке, җылы аралашу белән бик күңелле узды.