Туган ягым – яшел бишек
Татар китапханәсе 1 майдан 30 майга кадәр«Туган ягым – яшел бишек»«Край родной – колыбель моя» дигән Республикакүләм челтәр акциясе үткәрде. Акция Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
Акциянең максаты: китап укучыларны Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, җирле авторлар иҗатына җәлеп итү юлы белән,китапханә эшчәнлеген «ВКонтакте» социаль челтәрендә популярлаштыру,
Бурычлар: ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә игътибар җәлеп итү, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, җирле авторларның иҗатына кызыксыну уяту, китапханәләрнең кешеләрне китап укуга җәлеп итү эшендә тырышлыкларын берләштерү, иҗади потенциалны ачу.
Акциядә Татарстан районнарыннан 45 кеше катнашты. Иң активлар- Әгерҗе һәм Сарман районнары булды. Шулай ук катнашучылар: Менделеев, Лаеш, Чирмешән, Кайбыч, Чистай районнары китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре, китап укучылар туган якның матурлыгын сурәтләгән әсәрләрне юлладылар.Барысы да акциягә иҗади якын килеп, җаваплы караганнар; тема буенча сайлап алынган шигырьләрне сәнгатьле, матур итеп укыйлар. Акция барышында, китапханә архивы яхшы материал белән тулыландырылды. Видеоязмалар, авторлары күрсәтеп, китапханәнең иҗади эшендәкулланылачак. Барлык катнашучыларга күрсәтелгән электрон адреслар буенча дипломнар җибәрелде. Акциядә катнашучылар Менделеевск Татар китапханәсе берләшмәсенәкерде https://vk.com/tbmend, бу киләчәктә алар белән хезмәттәшлек итүгә нигез булып тора.