Татарская библиотека - филиал № 19

Иң татлы тел – туган тел

21 февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р.  7нче мәктәпнең 1-2 сыйныф укучылары белән “Иң татлы тел – туган тел” дигән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче әлеге датаның тарихын, әһәмиятенаңлатты. Балалар – төрле миләт вәкилләре – үз туган телләрендә исәнләштеләр, татарча-русча шигырьләр, тизәйткечләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ахырда Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә нигезләнеп эшләнәгән мультфильм карадылар, күргәзмәдән китап-журналлар сайладылар.