Такта чәем – якты чыраем
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубының чираттагы утырышы Халыкара чәй көненә багышланды.
Татарларда чәй бик популяр эчемлек, ансыз бер генә көн дә узмый. Катнашучылар һәрберсе үзенең нинди чәй яратуы, аны пешерү серләре белән бүлеште. Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фардеева үзләренең яңа табадан гына төшкән шигырьләрен тәкъдим иттеләр.Китапханәче Гөлназ Хафизова чәйнең килеп чыгу тарихы, файдасы, чәй турында уйдырмалар, кайбер танылган шәхесләрнең чәйгә мөнәсәбәте белән таныштырды. Кичә, табын артында, чәй турында шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, җырлар белән үрелеп барды.