Татарстан – туган йортыбыз
Татар китапханәсендә “Татарстан – туган йортыбыз” дигән уен-сәяхәт уздырылды. Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында үткәрелгән чарада 12 нче бакча балалары катнашты. (Тәрбиячеләре: Кузнецова Е.В.)
Китапханәче Хафизова Г.Р. сабыйлар белән туган як, туган ил турында әңгәмә уздырды, Татарстан тарихы сәхифәләренә сәяхәткә чакырды. Балалар Татарстан символлары, Казан турында легендалар, Республикада яшәүче халыкларның бәйрәмнәре белән таныштылар. Кечкенәләр үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр, “Сабантуй” турында җыр җырладылар, күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карагач, бергәләп уку өчен китап-журналлар сайладылар.