Татарская библиотека - филиал № 19

Новости

Бөек Тукай мирасы

Татар китапханәсендә, Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган кичә уздырылды. “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр бөек әдибебез тормышыннан сәхифәләр белән таныштылар; бай мирасын: иҗатын барладылар, үз шигырьләрен укыдылар. Тукайга багышланган шигырьләр һәм Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады кичәдә.

Утырып уйлар уйладым

Татар китапханәсендә якташ шагыйрәбез Наилә Миңнәхмәтованың тууына 95 еллыгы уңаеннан, искә алу кичәсе үтте. Китапханәче “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләрне авторның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырды.

Муса Җәлил. Тормышы һәм иҗаты

Татар китапханәсе, "Мирас" татар гимназиясендә, М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үткәрде. Уенда шәһәр мәктәпләреннән 5 команда катнашты.

Моңлы сандугач

Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Вафирә Мөхәмәтдин кызы Гыйззәтуллинаның тууына 80 ел тулды.

Туган тел – иң татлы тел

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты старт алды. «Тукайны өйрәнү» масштаблы республика проекты нигезендә, Татар китапханәсендә китап укучылар клубы эшен башлап җибәрде. Атналык очрашулар пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Беренче көн Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән башланды.

Ак күңелле әниләр

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән әниләр көненә багышланган ял кичәсе уздырылды.

Дуслык күпере

Татар китапханәсендә оешкан «Ядкарь» әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр«Чулман»әдәби-музыкаль берләшмәсе белән очраштылар. ОчрашуАлабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә узды.

Наш Российский триколор

22 августа наша страна отмечает торжественную дату – День государственного флага Российской Федерации. В Татарской библиотеке прошел информационный час в честь знаменательной даты, с воспитанниками социального приюта для детей и подростков «Камские зори».

Мәңгелек мәхәббәт тарихы

20 август көнне, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә, Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф” поэмасына багышланган кичә үтте. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидаты, педагог Лилия Хөснетдинова; галимә Рәзинә Мөхияр, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, шагыйрьләр: Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Мансур Сафин,

Мелодии души моей

Очень тепло и душевно прошло открытие первой персональной выставки Ирины Сорокиной в Арт-пространстве «Атмосфера».

Хуш киләсең, җәй!

Җәй бик матур чор. Барлык балалар да җәйне ярата. Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 2 нче «Әкият» балалар бакчасында уен программасы үткәрде.

Балалар - китапханәдә

Татар китапханәсендә, 7 нче бакчаның 8 нче зурлар төркеменә йөрүче балалары кунак булдылар. (Тәрбиячеләре Шәяхмәтова М.Н., Пушина А.В.)

Помним. Славим. Гордимся

В Татарской библиотеке прошел исторический час с учащимися 3 «А» класса Химико-технологического лицея №3 (педагог Ахмадеева А.И.), в рамках XVIМеждународной акции «Читаем детям о Великой Отечественной Войне». Акция приурочена ко Дню Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. Организатором Акции является Государственное бюджетное учреждение культуры «Самарская областная детская библиотека».

Без – Тукайлы халык

Татар китапханәсендә, 2 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәргә йөрүче балалары кунак булдылар. (Татар телетәрбиячесеАхунҗанова Ф.Ф.).

Урманда

Татар китапханәсендә, 7 нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркемнәренә йөрүче балалары белән, эко-уен үткәрелде. (Татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р.) Катнашучылар табышмакларга җаваплар табып, урманда яшәүче җәнлекләр белән таныштылар, аларның үзенчәлекләрен белделәр. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштереп, сорауларга җаваплар эзләделәр. Җәнлекләр турында китаплар белән танышкач, мультфильм карадылар.

Бер җылы сүз

Татар китапханәсендә якташ шагыйрь Илгиз Абдуллинны искә алу кичәсе үткәрелде.

Татар мәдәнияте хәзинәләре

Татар китапханәсендә, “Менделеев токымнары” химик-технологик лицееның 3 “Б” сыйныфы укучылары белән мәдәни сәгать үткәрелде. (Укытучылары Әхмәдиева А.И.)

Тормыш мизгелләре

Үзәк китапханәнең уку залында, “Тормыш мизгелләре” дигән китап тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Татар китапханәсендә эшләүче «Ядкарь» әдәби-иҗади клубының уртак шигырьләр җыентыгы ул! Беренче китабыбызны укучы хозурына тапшырдык. Китапны чыгаруда матди ярдәме өчен Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәр Советы депутаты Вәлиев Ильяс Минисламовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез.