Тойминская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318920-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423643 РТ, Менделеевский район, с. Тойма, ул. Вахитова,40а

Нәүрүз бәйрәме «Кар сулары акканда!»

Тойма  мәдәният йорты алдында китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Кар сулары акканда!» дип исемләнгән Нәүрүз бәйрәме  уздырдылар.

Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең әби-бабаларыбыз язны – Нәүрүзне каршылаганнар. Бу көннәрдә якыннарына миһербанлык күрсәткәннәр, сугышлар тукталып торган. Бәйрәмгә Кыш бабай, кар кызы,юлбарыс, яз кызы-Нәүрүз  килделәр. Мәдәният йорты алдында шигырьләр, җырлар  яңгырады, биюләр башкарылды, төрле уеннар оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар тәмле  беленнәрдән  авыз  иттеләр.