Гаилә бәхете
Тойма мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә табигать кочагында халыкара гаилә көненә багышлап, «Гаилә бәхете» дип исемләнгән уен программасы оештырдылар.
Чарада әниләр һәм әбиләр дә катнаштылар. Татар халкының хәрәкәтчән уеннары уйналды. «Назлы сүзләр» уенында әни белән бала, әби белән онык бер-берсенә назлы сүзләр әйттеләр. Бәйрәм күңелле узды.