“Нәүрүз килә, Нәүрүз!”
Тойма мәдәният йорты алдында китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә “Нәүрүз килә,Нәүрүз!” дип исемләнгән Нәүрүз бәйрәме уздырдылар.
Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең әби-бабаларыбыз язны – Нәүрүзне каршылаганнар. Бу көннәрдә якыннарына миһербанлык күрсәткәннәр, сугышлар тукталып торган. Бәйрәмгә Кыш бабай, кар кызы, яз кызы-Нәүрүз килделәр. Мәдәният йорты алдында шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, төрле уеннар оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар тәмле беленнәрдән авыз иттеләр.