Наркомания – гасыр әфәте
11нче мартта Тойма мәдәният йортында китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә наркоманияга, наркобизнеска каршы халыкара көрәш көненә “Наркомания – гасыр әфәте” дип аталган информация сәгате үткәрделәр.
Әңгәмә барышында китапханәче наркотикның сәламәтлеккә зур зыян китерүе һәм бу дөньяның иң явыз дошманы булуы турында сөйләде.