И туган тел, и матур тел
Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Бу темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче бу бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләде. ”Ак бүре. Татар халык әкиятләре” китабыннан «Өч килен» , «Һөнәрле үлмәс» , «Үги кыз» әкиятләре укылды. Балалар төрле темага татар телендә шигырьләр сөйләделәр, Г. Тукайның “И туган тел” җырын башкардылар.