Мин укыйм, син укыйсың, укый барлык дусларым
Тойгуҗа авылы китапханәсе Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан “Мин укыйм, син укыйсың, укый барлык дусларым” дип аталган кычкырып укулар үткәрде.
Китапханәче күргәзмәгә куелган балалар өчен язылган һәм төрле елларда нәшер ителгән китаплар белән таныштырды. Китап укучыларга С. Полетаевның “Соңгы тилгән” китабыннан китапханәче кычкырып укыган “Чихачёвлар әртиле” хикәясе бик ошады. С. Ивановның ”Болыт түбәсе астында”, М. Пришвинның “Вася Весёлкин” һәм татар телендәге “Балачак энцклопедиясе” китабындагы хикәяләрне балалар үзләре дә кычкырып укыганнан соң чараны йомгаклап фикер алыштылар һәм кайбер китапларны өйдә укырга да алдылар.