Әдәби уен “Язучы кем ул?”
4 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсе Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан “Язучы ул кем” дип аталган әдәби уен үткәрде.
Китапханәче Сафина А.А.чарада катнашучылар белән язучылык эше турында сөйләште һәм әзерләнгән биремнәрне: уку һәм китап турында мәкальләр әйтү, С. Прокофьеваның ”Ялкау аяклар турында әкияте” буенча әзерләнгән буталган әкиятне тәртипкә китерү, Е. Чарушинның “Дәүләр һәм нәниләр” китабындагы иллюстрацияләр буенча хикәя төзү һәм китапта автор язган белән чагыштыру, шигырьнең ахырын уйлау биремнәрен үтәделәр. Шул уңайдан укылган әсәрнең тәрбияви әһәмияте турында сөйләштеләр һәм Лев Кузминның ”Яшәгән ди бер кыз”, Владимир Крупинның ”Әтием басуы” хикәяләр китабыннан “Икмәкне ташласаң, ул да сине ташлар” дигән хикәясен кычкырып укыдылар. Күргәзмәдән ике китапны укырга да алдылар.