Иң татлытел – Туган тел!
Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укучылар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгын “Иң татлытел – Туган тел!” исемле поэзия сәгате белән билгеләп үттеләр.
“Туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләрен, “Шүрәле” әкиятеннән өзекләр укыдык. “Ай һәм Кояш”, “Су анасы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадык. Габдулла Тукайның бай әдәби мирасы белән таныштык.