Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Әбиемнең серле сандыгы

11 март көнне Менделеев районы керәшеннәренең “Әбиемнең серле сандыгы” дигән фестиваль концерты Иске Гришкин авылының “Керәшен мәдәни үзәге”ндә үтте. Фестиваль кунакларына Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. “Туган җирем кебек назлы, җырдай моңлы туган телем!” дигән китап күргәзмәсе әзерләде. “Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы” дигән интерактив уен үткәрде.

Бөрешле һәм Сәйтәк авыллары китапханәчеләре Соловьева Ф.Ш. һәм Данилова Е.И. керәшенчә “Май чабу” атнасы йолалары белән таныштырып, мунчаладан үреп, бизәп оберег-курчаклар ясау буенча мастер класс күрсәттеләр. Кунаклар әлеге чараларда катнашып бердәм яхшы кәеф дулкынында,гореф-гадәтләрне яңарттылар, керәшен дөнясы турындагы белемнәрен баеттылар.