Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Исеме аның яңгырый җыр булып

Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәния тхезмәткәрләре белән берлектә “Исеме аның яңгырый җыр булып” дип исемләнгән герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби хәтер сәгате үткәрелде.

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр үк талантлы татар шагыйре булып таныла. Дөнья халыкларының фашизмга каршы азатлык хәрәкәте аның көрәшче һәм шагыйрьлек данын бөтен илгә таратты. Бүген дә, күпме дистә еллар узганнан соң да, Җәлилнең батырлыгы гражданлык идеалларына тугрылык, кыюлык үрнәге булып тора. Муса Җәлил иҗатын яратучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрьнең бай иҗади мирасы, аның иҗатын яктырткан яңа китаплар белән таныштылар. Фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга “Моабит дәфтәрләре” исеме белән билгеле булган китабыннан  шигырьләрен укыдылар.