Батырлык дәресе “Әфганистан – йөрәк ярасы”
2024 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 35 ел тулды.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылулары уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Әфганистан – йөрәк ярасы” дигән батырлык дәресе уздырды.
Шушы очрашуга, төрле елларда Әфганстанда хезмәт иткән, үзебезнең авылдашларыбызныФаттахов Ришат, Шайхутдинов Айрат һәм Рафиков Фирдәүс абыйларны чакырдык. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп, исән имин кайткан әфган егетлэре. Хәзерге вакытта алар туган авылларында яшиләр, эшлиләр, өйләнеп балалар һәм оныкларын үстерәләр.
Шушы очрашуда сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр, солдат альбомыннан фотолар белән таныштырдылар. Балаларны туган көнгә сөенеп, үз мәктәбе, үз авылы белән горурланып яшәргә чакырдылар.
Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.