Хуш киләсең, Нәүрүз !
21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгычәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.
22 март көнне Песәй авылында авыл советы, китапханә, клуб һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмнең кунаклары Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылыр. Кыш бабай җиңелеп эстафетаны Нәүрүзбикәгә тапшырды. Балалар командаларга бүленеп ярыштылар, бик күп уеннарда уйнадылар. Бәйрәм матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә пешелгэн коймак белән самовар чәе бар кешенең дә күңеленә хуш килде. Бәйрәм бик күңелле утте.