Класс сәгате “Саубул, Әлифба”
1 март көнне 1 сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар. Шул уңайдан сыйныф җитәкчесе Әхмәтгәрәева Гөлнара Гамилевна укучылар өчен күңелле тамаша оештырды.
Чарага кунак булып балалар бакчасыннан да нәни дуслар килде. Авыл китапханәчесе Яраханова Рузалия кызыклы әлифба китаплары белән таныштырды һәм “Укучының мәдәни көндәлеге” турында онытмаска киңәш бирде. Бәйрәм чарасы күңелле җырлар, мавыктыргыч уен-ярышлар белән үрелеп барды.