Әдәби - музыкаль кичә «Гомеремнең алтын көзе»
Көзнең иң матур вакыты, 1 октябрь көнне Песәй авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “Гомеремнең алтын көзе” диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе булды.
Кичәдә авылыбызның яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Бәйрәмне алып баручы китапханәче Рузалия Яраханова чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, яшь вакытларын искә төшереп, “Алъяпкыч” мастер-классында катнашып бер мизгелгә генә булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Ситдикова Гөлнар, Тимергалиев Галияхмәт абый, Тимергалиева Рәйсә апа, Мухаметзянова Нәзирә апа башкаруындагы котлау җырлары-биюләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.