Псеевская сельская библиотека - филиал № 10

Әдәби-музыкаль кичә “Татар яулыгы – сафлык билгесе”

Песәй авылы китапханәсендә “Татар яулыгы – сафлык билгесе” дигән  әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Китапханәче Рузалия Яраханова җыелган кунакларга хатын-кыз күрке булган – яулыклар тарихы турында сөйләде. Китапханәдә “Яулыкларда  халык тарихы” дигән күргәзмә оештырылган иде. Элегерәк безнең әбиләр, әниләр башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар кулланыштан төшеп калган.  Дүртпочмаклы фабрика яулыгы хатын-кызларыбыз арасында киң таралган баш киеме булып китә. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркенә.

Яулыклар язмышы да милләтләр язмышы кебек төрле-төрле һәм кызыклы. Бәйрәмгә җыелган хатын-кызларыбызда үзләре белән алып килгән яулыклар турында сөйләделәр. Кемгә дыр ул яулык әнисе истәлеге булып калган, кемгә дыр яулыкны яраткан  кешесе бүләк иткән. Шулай итеп хатирәләрне яңартып, яшь чаклырны искә төшереп утырдык.

Һәр хатын-кызның да бик күп төрле яулыгы бар һәм аны килешле итеп бәйли белергә генә  кирәк. Чара барышында яулык бәйләү буенча Нәзирә апа Мухаметзянова мастер-класс күрсәтте: өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар яулыкны аркага төшереп бәйлиләр, ә кызлар исә яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйлиләр икән.

Бәйрәм кичәсе Гөлнар Ситдикова башкаруында “Карауҗа авылы көе” җыры, Нәзирә апа Мухаметзянова башкаруында татар халык биюе, Гөлнар Ситдикова һәм Фәридә апа Садриева башкаруында “Шәл биюе”ләре белән үрелеп барды. Аларның чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.  Бәйрәмебезнең икенче өлеше табын артында  бик күңелле үтте. 

Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы – сафлык билгесе. Ак яулык кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез, ак булсын!