Әдәби кичә “Апуш юлы буйлап”
Язның иң матур бер көнендә, 26 апрель көнне яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Дөньяда ул бары тик 27 ел яшәсә дә, бары 8 ел гына иҗат итсә дә ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. 26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә балалар өчен Габдулла Тукайнын 135 еллыгына багышланган “Апуш юлы буйлап” дигән әдәби кичә булды.
Балалар аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның искиткеч матур шигырьләрен искә алып сөйләделәр. Кашбиева Азалия белән Тазетдинов Азамат башкаруында “Кызыклы шәкерт”, Набиуллина Алина белән Галимуллина Ильнара башкаруында “Бала белән күбәләк” шигырьләре сәхнәләштерелде. “Күңелләрдә мәңге яшь Тукай” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куелды.