Псеевская сельская библиотека - филиал № 10

Тукай иленә сәяхәт

26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсенә кунак булып "Чулпан" балалар бакчасы балалары килде ( тәрбиячеләре Хасанянова Г. М.).

Габдулла Тукайның 135 – еллыгына багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дигән танып белү сәгатендә катнаштылар. Китапханәче балаларга шагыйрьнең балачагы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. "Бала белән күбәләк" шигыре сәхнәләштерелде.