Әдәби кичә “Тукай теле – туган тел”
21 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай теле - туган тел"дигән әдәби кичә булып үтте.
Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннан соң балалар "кечкенә Апушның" "Гали белән кәҗә", "Бала белән күбәләк", "Туган тел", "Иртә" дигән матур шигырьләрен кычкырып укыдылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.