Центральная библиотека

“Якты сагыш”

Бүген, 18 март көнне, Татарстанның халык шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Әлмәт һәм Сарман районнарының мактаулы гражданины Клара Гариф кызы Булатовага 90 яшь тулган булыр иде... Хөрмәтле язучыбызны искә алу максатыннан Азнакай шәһәренең 8 нче мәктәп укучылары белән берлектә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә “Якты сагыш” дип исемләнгән әдәби әңгәмә сәгате оештырылды. Клара апаның иҗатын олылар да,балалар да бик ярата. Балалар шагыйрәбезгә багышланган викторина сорауларына да бик төгәл җавап бирергә тырыштылар. Аның матур-матур шигырьләрен укыдылар. Видео слайдлар аша тагын бер кат тормышы һәм иҗаты белән танышып чыктылар. Туган телебезгә , мөхтәрәм язучыларыбызга булган игътибар һәм ихтирамнарын тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр.