Центральная библиотека

”Тормыш шулай сынады”

17 март көнне Азнакай Үзәк китапханәсендә якташыбыз,танылган журналист, шагыйрь Шәрифуллин Мөгәмбәр Сәлимгәрәй улының тууына 100 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең 8 нче мәктәп укучылары белән ”Тормыш шулай сынады” дигән әдәби сәгать үтте. Мөгамбәр ага 1926 нчы елның 17 мартында Азнакай районы Әлкәй авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый. Аннан Митрәй һәм Урманай мәктәпләрендә укыта. Яңадан “Маяк” гәҗите редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Укучылар Мөгамбәр Шәрифуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аның шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.