Центральная библиотека

"Рәхмәт хаты"

  Хөрмәтле Муса ага!
Гәрчә бу хатым барып җитмәячәген белеп торсам да, күңел җылымны ак кагәзь битләренә түшәп, еллар аша Сезгә юлларга тәвәкәлләдем бүген. Мин кечкенә генә бер татар авылында туып үскән гади генә бер мөселман кызы. Гомер юлы гөлләргә тиң булсын дип, әти-әнием миңа Гөлчәчәк дип исем биргән. Кечкенәдән иҗатка гашыйк мин. Иң беренче шигыремне 9 яшемдә газиз әниемә багышлап язган идем. Шул көннән алып йөрәгемдә туган уй-хисләрем иҗат тамчылары булып тама башлады. Бәлки , Сезнең җаннарны тетрәтерлек шигырьләрегегезгә карата булган ихтирамым һәм мәхәббәтем минем дә иҗатка тартылуыма бер сәбәпче булгандыр, кем белә...
Кеше гомере бары бер мизгелгә тиң диләр. Без барыбыз да якты дөньяларга үз миссиябезне үтәр өчен яратылганбыз. Кемдер кешеләргә белем бирә, кемдер аларны дәвалый, кемдер төрле-төрле ачышлар ясый... Әмма , безнең барыбызны да туган җиребезгә , газиз телебезгә булган ихлас ярату, кешелеклелек сыйфатлары берләштерә. Язмышларыбыз никадәрле генә төрле булса да , үз тамырларыбызга булган гамьле мөнәсәбәтләр бәйләп тора тора без-адәм балаларын.
Муса ага! Илебез фашистларга каршы сугышта 27 миллион кешесен югалткан. Безнең баш очында аяз күк йөзе булсын өчен сез үзегезне аямыйча көрәш алып баргансыз. Ватан хакына,аның азатлыгы өчен көрәштә фидакарлек үрнәге күрсәтеп,сез үзегезнең исемне мәңгегә үлемсез иткән татар милләтенең асыл улы, горурлыгы! Үлем камерасында утырганда да, фашизмны фаш иткән, Ватанга тугрылыкны җырлаган, курку белмәс рухны чагылдырган шигырьләр иҗат иткәнсез. Сезнең ”Моабит дәфтәрләре” циклы әнә шул хакта сөйли. Аларда газиз туган җирегезне ,үскән йортыгызны, гаиләгезне өзелеп яратуыгыз, сагынуларыгыз ярылып ята. Тоткынлыктан илебезгә кайтып ирешкән ул шигырьләр сезнең никадәр милли рухлы һәм шул ук вакытта бөтен кешегә аңлаешлы тирән потенциалга ия булуы хакында сөйли. Берлинның Плетцензее төрмәсендә, 10 көрәштәшегез белән белән бергә, гильотинада җәзага хөкем ителгән мизгелләрдә дә елмаерга көч тапкансыз....Фашистлар сезнең рухыгызны берничек тә сындыра алмаган.
Еллар узу белән күп вакыйгалар хәтердән җуела.Әмма без тарихтагы канлы вакыйгаларны,кайгылы көннәрне,биниһая зур корбаннар, үзәк өзгеч югалтулар бәрәбәренә Сез яулап алган Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк. Сезнең батырлык — намуслылык, Ватанга тугрылык һәм кешелеклелек үрнәге булып санала.
Сез татар милләтенә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына бик зур иҗади мирас калдырдыгыз һәм гомум халык тарафыннан хөрмәт яуладыгыз. Сезнең әсәрләр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, кайларга гына таралмады. Һәр ел саен сезнең туган көнегездә шагыйрьләр һәм меңләгән шигърият яратучылар катнашында шигырь бәйрәмнәре, халыкара фәнни конференцияләр уза, күргәзмәләр эшли, иҗатыгызны яктырткан яңа китаплар басылып чыга. Сезнең исем-чын мәгънәсендә шәхси каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы. Гомерегез кыска һәм фаҗигале булса да, батырлыгыгыз, иҗади мирасыгыз татар халкының олы тарихына, бөтен илебез язмышына алтын хәрефләр белән тирән уелып калды. Без сезнең язмышка кат-кат әйләнеп кайтабыз, уйланабыз. Әмма, күпме генә уйлансак та, бу каһарманлыкның асылына әле һаман төшенеп җитә алганыбыз юк.
Муса ага! Сез милләтебезнең якты йөзе, вөҗданы,намус билгесе булып торасыз.Кайчандыр сез җитәкләгән Татарстан Язучылар берлегенең бер кыйпылчыгы булуым белән бүген мин дә чиксез горурлык хисләре кичерәм. Рухыгыз шат, тыныч бусын берүк. Без Сезне онытмыйбыз һәм батырлыкларыгыз алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез!
Сезгә олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән Гөлчәчәк Садретдинова.