#АвылЯшиДеревняЖивет

Авыллар –халкыбызның төп нигезе, гореф –гадәтләрне саклаучы җылы учак, тормышыбызның рухи бер үзәге булып тора. Авылларның киләчәге яңа технологияләр кертүгә, яшьләрне җәлеп итүгә корылган. Шул максаттан, Татарстан районнарында “Авыл яши”проекты эшләп килә. Әлеге проект кысаларында безнең район Үзәк китапханәсендә дә кызыклы, файдалы очрашулар еш булып тора. Бүген бездә районыбыз халкы өчен яхшы таныш булган, “Садовник” бакчачылык үзәгенә нигез салган җитәкче, 2011 елда Республика күләм үткәрелгән “Ел хатын-кызы”, 2025 елда “Бизнес –леди” бәйгеләренең җиңүчесе Хәлимова Әлфия Нәфис кызы кунакта булып, бакчачылык серләре белән уртаклашты, үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Чарада төрле яшьләрдәге бакча сөючеләр: Азнакай политехник техникумы укытучылары һәм укучылары, китапханәчеләр катнашты. Һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларга җавап һәм бик күп файдалы мәгълүмат алды.