Центральная библиотека

“Батырлыгы –мәңгелек, җыры – үлемсез”

13нче февраль көнне район үзәк китапханәсендә “Батырлыгы –мәңгелек, җыры – үлемсез” исеме астында батырлык сәгате үтте. Татар халкының каһарман улы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган чарага Азнакай шәһәре 7нче мәктәп укучылары чакырулы иде . Балалар илдәге бүгенге вәзгыять белән бәйләп, “батырлык” төшенчәсенең мәгънәсе турында фикер йөрттеләр. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, аның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр тыңладылар. Чарада патриот шагыйрь һәм аның ун көрәштәше, кызы Чулпанның әтисе турындагы истәлекләр тупланган фильм күрсәтелде. Муса Җәлилгә багышлап әзерләнгән викторина укучыларга алган белемнәрен беркетергә ярдәм итте.