#АлтынЕллар

Түземсезлек белән көткән, нәшрият табасыннан төшкән генә китабыңны кулга алу — каләм тибрәтүчеләр өчен олы куаныч. Дөньяга чыгалмыйча тилмереп яткан йөрәк сүзең, ниһаять, әдәбият сөючеләргә барып ирешәчәк. Журналист, язучы Нәсимә Фазлыеваның балалар өчен язылган шигырләреннән тупланган “Кояшлы өй” җыентыгы нәниләр тарафыннан гына түгел, барлык иҗат сөючеләр тарафыннан да җылы кабул ителде. Якташыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез!