“Мин бит әле яшәп туймадым”

15 январь көнне Район үзәк китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь, 13 китап авторы Илдус Гыйләҗевның тууына 80 ел тулу уңаенан искә алу кичәсе узды. “Мин бит әле яшәп туймадым” дип исемләнгән чарага Илдус Гыйләҗевны якыннан белүчеләр – аның белән кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, шагыйрьнең кызы-Резедә Гыйләҗева, укытучылар, мәктәп укучылары, китапханәчеләр килгән иде. Искә алу кичәсендә Илдус абыйның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шагыйрь турындагы аудио һәм видеотапшырулар күрсәтелде, истәлекләр барланды. Чара азагында шагыйрь рухына дога кылынды. Урсай авылында Илдус Гыйләҗев яшәгән йортта музей ачарга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.