“Авыл яши – деревня живет"

Район үзәк китапханәсендә “Авыл яши – деревня живет» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, тармак җитәкчеләре, якын-тирә авыллардан эшмәкәрләр, фермерлар, үзмәшгульләр, укучылар һәм Азнакай политехник техникумы студентлары катнашты. Көн тәртибе буенча, семинар-киңәшмәдә Федераль Грант программалары, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге Республика программалары, соңгы елларда аларның гамәлгә ашырылуы хакында чыгышлар тыңланды. Авыл яшәеше, районда эшмәкәрлек эшчәнлеген яктырткан, “Азнакай телерадиокомпаниясе” әзерләгән фильм күрсәтелде. «Авыл яши» проекты нигезендә район китапханәләрендә төрле чаралар, очрашулар уза, тематик почмаклар булдырылган. Анда фото, видео материаллар, китаплар урын алган. Мондый семинарлар Актүбә бистәсендә һәм районның башка зур авылларында да узачак.