«Татарча диктант»


14-16 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе узды.14 ноябрь көнне акция Татарстан һәм Башкортстанда үтә. Татарча диктант 2025 акциясенең максаты — татар телен яратучыларны берләштерү, грамоталы язуга кызыксынуны арттыру. Ә 15 ноябрьдә – Россия төбәкләре, шулай ук 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар «Татарча диктант»ка кушылачак. 14 ноябрь көнне Азнакай Үзәкләштерелгән китапхәнәләр берлеге дә әлеге акциягә бик теләп кушылды. Күренекле мәгърифәтче, галим, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның "Кабуснамә"дән хикәятләренә нигезләнгән диктантны язып, үзебезнең белемнәрне тагын бер кат сынап карадык. Диктант язуда 35 кеше катнашты.Текстны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китапханәче Хаҗиева Гөлчәчәк Әнәс кызы укыды. Туган телебезне саклау һәм кадерләү-безнең изге бурыч икәнен тагын бер кат расладык бүген.