Центральная библиотека

“Җәйләр кызы”

16 нчы октябрь көнне Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә якташыбыз Җәүһәрия Шәрипованың 70 яше тулу уңаеннан оештырылган “Җәйләр кызы” дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. ”Гөлстан“ иҗат берләшмәсе әгъзасы, 6 китап авторы Җәүһәрия Сафа кызы үзенең 43 ел гомерен сәламәтлек өлкәсенә багышлаган ак халатлы, пакъ күңелле ханымнарның берсе. СВОдагы батыр егетләребезгә ярдәм итүче районыбызның пенсия яшендәге волонтерлар төркемендә дә ул алгы сафларда. Иҗат кичәсенә хөрмәтләп килгән хезмәттәшләре, укытучысы, каләмдәшләре, туганнары да бүген аңа ихлас котлау сүзләрен һәм олы рәхмәтләрен белдерделәр. Чара Җәүһәрия ханымның шигырьләре, матур җырлар белән үрелеп барды.