Центральная библиотека

Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесе

ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы бүген, ягъни 8 нче октябрь көнне Азнакай район балалар китапханәсендә гөрләп үтте. Әлеге конкурс балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, татар әдәбиятының бай дөньясына яңа буынны җәлеп итүче, яшьләр һәм балаларда ватанпәрвәрлек хисләре һәм милли үзаң тәрбияләүче, туган якка, ватанга мәхәббәт хисе формалаштыручы әһәмиятле мәдәни вакыйга.
Жюри составында Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина, Азнакай Үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова, балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Гүзәл Шакирова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Резедә Шәрипова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Азнакай районы «Гөлстан» әдәби берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдиновалар тавыш бирде.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге бәйгедә 26 укучы бала өч төркемдә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар).
Әлбәттә, жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә Азнакай шәһәренең 5 нче номерлы урта мәктәбендә белем алучы Амилия Салихова, гимназиядән Алия Сәетшина, 1нче мәктәптән Денис Баһаутдиновлар җиңүче дип игълан ителде. Алар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләргә ия булдылар. Беренче урынга чыгучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк рес­публика турында яклаячак.
Бәйгедә катнашкан һәрбер балага дипломнар тапшырылды.