Центральная библиотека

“Чишмәләрдә күңел сафлыгы“

Көз ул –каләм ияләре өчен нәтиҗәләр ясар чор диләр. Җирне алтын яфраклар түшәгән бер мәлдә, 10 октябрь көнне Азнакай үзәк китапханәсендә якташыбыз, чыгышы белән Татшуган авылы егете, 5 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Талибулла улы Хәйруллинның 80 яше тулу уңаеннан оештырылган “Чишмәләрдә күңел сафлыгы“ дип исемләнгән иҗат кичәсе гөрләп узды.Чарада язучының тормыш иптәше Фатима ханым, шулай ук,Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья Татар конгрессының Азнакай бүлеге рәисе Гөлсинә Хафизова,Татшуган авылы җирлеге җитәкчеләре, туганнары, авылдашлары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, иҗат сөючеләр катнашты. Кичә барышында шагыйрьнең бик күп шигырьләре, проза әсәрләре, җырлары яңгырады. Мөхтәрәм язучыбызга изге теләкләр, тәбрикләүләр юлланды.