Центральная библиотека

"Авылым саклый Ялчыгол эзләрен"

Халыкка белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт иткән шәхесләребез шактый. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Таҗетдин Ялчыгол да үзенә лаеклы урынны алып тора. Һәм аның Азнакай районы Чалпы авылында тууы без – якташлары өчен аеруча горурлык. Район Үзәк китапханәсендә Таҗетдин Ялчыголның иҗат юлы һәм эшчәнлегенә багышланган «Авылым саклый Ялчыгол эзләрен» исеме астында фәнни-гамәли конференция узды. Очрашуда шәһәр мәктәпләренендә белем бирүче укытучылар, китапханәчеләр һәм Азнакай политехник көллияте студентлары катнашты. Чыгыш ясаучылар үзләренең докладларында киңкырлы шәхес – Таҗетдин Ялчыголны һәрьяктан ачарга тырыштылар. Тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язуы билгеле булса да, якташыбызның язма мирасы әле тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Димәк, Таҗетдин Ялчыголның иҗаты буенча мондый очрашулар якын арада тагын көтеләчәк әле.