Центральная библиотека

“Гомер тугайлары”

Район үзәк китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан “Гомер тугайлары” исеме астында очрашу кичәсе узды. Чарага “Үзәкләштерелгән китапханәләр берлегендә” эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр чакырулы иде. Очрашу район ветераннар Советы рәисе Миләүшә Рәшитова һәм китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламованың котлау сүзләре белән башланып китте. Өлкәннәр чәй өстәле артында китапханәдә эшләгән вакытларын искә төшереп, хатирәләр барладылар. Фотоларда әзерләнгән презентацияне карап яшьлекләренә кайткандай булдылар. Фаяз Зайдуллинның гармун моңнары, музыкаль композицияләр, шигъри тәлгәшләр, юбилярларны котлау, уеннар –барысы да өлкәннәр өчен әзерләнгән иде.