“Җырларым калса иде”



14 август көнне төбәкне өйрәнү музеенда Азнакайда гына түгел, Республикабызда хөрмәтле булган шәхес, озак еллар районыбыз башлыгы булып эшләгән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар авторы Әнәс Гатуф улы Исхаковны искә алу кичәсе узды. “Җырларым калса иде” дип исемләнгән чара мөхтәрәм шәхеснең тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә Әнәс Исхаковның тормыш иптәше Әкълимә ханым, балалары, якыннары, район халкы катнашты. Әнәс Исхаков белән озак еллар кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләре аның игътибарлы, киң күңелле, зур оештыру сәләтенә ия шәхес булуын билгеләп үттеләр. Истәлекләр белән бергә чарада Әнәс Гатуф улының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Азнакай телерадиокомпаниясе әзерләгән фильм да элеккеге хакимнең эшчәнлеген тулысынча ачып бирде. Әнәс Гатуф улы Исхаков үзеннән соң районыбыз гына түгел, республика тарихында якты эз калдырды.