Центральная библиотека

"Әдәбият аланы"

Чатыр тавы күз алдына килеп баса. Әлеге табигать һәйкәленең даны торган саен ераккарак тарала бара. Менә унбишенче ел рәттән биредә "Чатыр тауда җыен” фестивале үткәрелә. Быел да ул искиткеч дәрәҗәдә оештырылды һәм анда бик күп төбәкләрдән фольклор коллективлар катнашты. Азнакай Үзәк китапханәсе дә "Әдәбият аланы"нда кунакларга бай тарихлы китап күргәзмәсен тәкъдим итте.