«Җырларымда гомер агышы»





15 май көнне Азнакай район балалар китапханәсендә районда узучы татар әдәбияты көннәре кысаларында «Җырларымда гомер агышы» исеме астында җирле шагыйрә Галия Сәетшинаны искә алу кичәсе булып узды. Әлеге җылы хисләр белән сугарылган кичәдә Казаннан бер төркем танылган язучылар, шагыйрьләр дә катнашты. Галия Сәетшина турында якты истәлекләр белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, шагыйрәнең кызы, кияве, оныклары, туганнары, якыннары, хезмәттәшләре чыгыш ясадылар. Кичә Галия Сәетшинаның иҗатын яктырткан шигырь укулар, җырлар белән үрелеп барды.