Центральная библиотека

«Бер очрашу – бер гомер»

Кеше тормышы очрашулар белән бизәлгәнгә күрә генә дә гүзәл һәм мәгънәле. 16 майда Азнакайда узган Татар әдәбияты көннәре кысаларындагы «Бер очрашу – бер гомер» дип исемләнгән әдәби кичә шуның бер дәлиле булды. Әлеге чарага Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән кайткан хөрмәтле кунаклар, җирле «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һәм әдәбиятны яратучылар җыелды. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм җитәкчелегендәге танылган язучылар – Рабит Батулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Вахит Имамов, Мансур Гыйләҗев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова, Рәдиф Сәгъди, Рәфис Корбан, Вакыйф Нуруллин; Яр Чаллы бүлекчәсеннән Факил Сафин җитәкчелегендә Данис Хәйруллин, Фатыйма Хәйруллина, Лилия Гыйбадуллина; Әлмәт бүлекчәсеннән Равил Сабыр җитәкчелегендә Нәфисә Сабиржанова, Резеда Хәеретдинова азнакайлыларга үзләренең күңелләреннән чыккан шигырьләрен, моңлы җырларын бүләк иттеләр, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Кунаклар Азнакай төбәгенә карата үзләренең югары бәяләрен белдерделәр, рәхмәт сүзләрен әйттеләр һәм җирле каләм осталарына иҗади уңышлар теләделәр.