“Татарлар –Ватан сагында”

Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Ләкин бу күз яшьләре, ачы югалтулар аша килгән бәйрәм. Бөек Ватан сугышына Азнакай районыннан 10 меңнән артык ир-егет һәм кызлар китте. Шуларның 6 меңнән артыгы туган җиребездән еракта, яу кырында ятып калдылар. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бик күп райондашларыбыз орден-медальләргә лаек булды. 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде: лейтенант Әкрам Вәлиев, рядовойлар Петр Манаков, Иван Никитин, Фәйзулла Әгълетдинов. Бүгенге көндә районыбызда 184 тыл ветераны, 2387 сугыш чоры баласы, 2 Венгер сугышы ветераны яши. Алар барысы да зур хөрмәткә лаеклы батырлар. Район үзәк китапханәсендә батыр якташыбыз, Түбән Сукаеш авылы егете генерал-майор Фатыйх Гарыйф улы Булатов истәлегенә багышланган искә алу кичәсе үтте. Чарада тарихчы Марсель Гарипов, шәҗәрәләр ясау остасы Әхсән Шәйхулов, 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Сабирова, Азнакай поитехника техникумы мөгаллиме Гөлназ Әхмәтова, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Очрашуда Әхсән Шәйхулов үзе ясаган нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. Генералның өчтуган энесе буларак, аларның нәселләре уртак, чыгышлары бер тамырга барып тоташа. Шулай ук генералның туганы булган Марсель Гарипов Фатыйх Булатовның шәхси әйберләре белән таныштырды, аның турыда истәлекләрне яңартып, кызыклы фактларга тукталды. Халидә Сабирова үз укучылары белән “Татарлар –Ватан сагында” исемле Республика проектында катнашулары турында чыгыш ясады. Әлеге проектта җиңү яулаган Элиза Саниева ясаган открыткалар чарада катнашучыларга бүләк ителде. Гөлназ Әхмәтова да техникум студентлары белән шундый конкурс һәм проекларда катнашулары турында җылы итеп сөйләде. Кичәдә генерал-майорның тормыш юлы яктыртылып, иҗаты белән таныштырылды, укучылар Ф.Булатовның шигырьләрен сөйләп якташыбызны искә алдылар. Батырлар мәңге онытылмый. 1997 елдан башлап Сукаеш авылы мәктәбе Фатыйх Булатов исемен йөртә. Генерал-майор гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган Сукаеш мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торды, дип сөйли авыл мөгаллимнәре. Аның укучыларга язган тирән эчтәлекле хатлары, котлау телеграммалары, мәктәпкә бирелгән бик күп сандагы бүләкләре хәзер дә мәктәп музеенда саклана.