Центральная библиотека

“Мин хыялда кунак булам”

“Мин хыялда кунак булам”. Район үзәк китапханәсендә танылган журналист, шагыйрә һәм прозаик Нәсимә Фазлыева катнашында шундый исемдәге чара узды. Очрашу кичәсенә 7нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары чакырулы иде. Нәсимә Фазлыева матбугат дөньясында кайнаучыларга, әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Районыбызның “Маяк” газетасында 40 елдан артык хезмәт куя ул. Шул еллар эчендә меңләгән мәкалә, очерк, репортажлар эшләгән шәхес Нәсимә ханым. Чарада Нәсимә Рәсим кызы үзенең нинди юллар аша журналистикага килүе, беренче шигырьләр язып, «Яшь Ленинчы» газетасында басылуы һәм башка истәлекле вакыйгалар турында укучыларда шигъриятькә, журналист һөнәренә зур кызыксыну уятырлык итеп сөйләде. Мәктәп укучылары язучының шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.